Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе һәм ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе гражданнарны бергәләп кабул итте

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә төбәкнең пенитенциар ведомство башлыгы эчке хезмәт генерал-майоры Эдуард Хиалеев һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Азат Гайнетдиновның уртак кабул итүләре булды.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарга компетентлы аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде. Кайбер мәсьәләләрне Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе һәм ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе үз контроле астына алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International