Россиянең «Знание» җәмгыяте илнең Знание.Премия төп мәгърифәт бүләгенең дүртенче сезонын башлады. Гаризалар 2024 елның 30 сентябренә кадәр рәсми сайтта кабул ителә. Премиянең нигезләмәсе белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.
– Коммерцияле булмаган оешмалар үзләренең грант бирүчеләре алдында хисап тота, әмма соңгы елларда халык алдында хисап тоту НКО эшенең яңа культурасы элементы буларак популярлашты, – дип сөйләде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүген, 19 июльдә, ТР Иҗтимагый палатасында узган VI Республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумының икенче утырышында.
17 июльдә «Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды комплексында VI Республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумының беренче секциясе узды һәм ул Татарстан Республикасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерүгә багышланды.
Әгәр сезнең оешма инвалидлар катнашында инклюзив чара планлаштыра икән, сезнең сорау туачак – инвалидларны бу мәйданчыкка ничек китерергә? Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне транспортлау проблемасын инвалидларның «Интеграция» иҗтимагый оешмасы һәм аның «UNIT» махсуслаштырылган такси хезмәте хәл итәчәк. Пассажирлар ташу түләүсез нигездә башкарыла һәм «Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча Президент грантлары фонды» гранты хисабына финанслана.
16 июльдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгында ведомство каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды, анда 2024 елның беренче яртыеллыгына ачык максатларны тормышка ашыру буенча хисап тәкъдим ителде.
2024 елда алты социаль министрлык тарафыннан гражданнардан ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасында узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланган 36 приоритетны үтәү буенча эш алып барыла. Анда 34,7 мең кеше катнашты. Гражданнар экспертлар әзерләгән тәкъдимнәр өчен үз тавышларын биреп кенә калмады, 3,7 мең өстәмә тәкъдим һәм комментарийлар да калдырды.
2024 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Минзәлә авиация предприятиесе базасында «Ватан уллары» региональ үзәге курсантлары арасында комплекслы ярышларның финалын ачу тантанасы һәм «Патриотлар үстерәбез» республика хәрби-патриотик палаткалы лагереның өченче сменасын ачу тантанасы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Республика Татарстан» газетасы редакциясе белән берлектә «Минем гаиләм кадрда» фотоконкурсы башлануы турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Рәис грантларын бирү буенча республика комиссиясе конкурска документлар кабул итүне дәвам итә.
Шәһәр мәгариф үзәгендә «Бизәкләр»проекты тәмамланды. Гаилә елында проектның төп идеясе - ата-аналар балалар белән бергә кул эшләре һәм милли орнаментларның үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә алган иҗади студия булдыру, чөнки уртак эш балаларны һәм ата-аналарны якынайта.