Татарстан Республикасы Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә!» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан балалар йортларыннан ятим балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү буенча «ПАПАМАМАЕСТЬ» проектын гамәлгә ашыра.
Балаларны гаиләләргә урнаштыру аларга җәмгыятебезнең уңышлы әгъзалары булырга мөмкинлек бирәчәк.
«Без бергә!» ТР Төбәк иҗтимагый берләшмәсе фотограф-волонтерлары, үзләренең барлык осталыгын кулланып, портретта кабатланмас шәхесне ачу өчен, балаларның сыйфатлы фотоларын ясый – балалар йортларындагы балалар күзлегеннән ата-аналар кайгыртуы турындагы хыялны чагылдыра.
«Без бергә!» ТР Төбәк иҗтимагый берләшмәсе волонтерлары фотосессиядән соң балалар белән әңгәмә коралар, һәр баланың эчке дөньясын тулырак ачу өчен аларның мавыгулары, хыяллары турында тәфсилле анкеталар төзиләр, һәр баланың портретын сәнгатьчә тасвирлыйлар һәм оешманың социаль челтәрләрендә балалар турында ай саен сөйләп баралар.
«ПАПАМАМАЕСТЬ» иҗтимагый проектының барлык фотосурәтләре www.усыновите.рф сайтында бала анкетасына сылтама белән тәкъдим ителгән
Фотокүргәзмәләргә чакырабыз:
– 2025 елның 20 ноябреннән Биектау тимер юл станциясендә, район үзәк мәдәният йорты, Пролетар урамы, 1 йорт.
– 2025 елның 28 ноябреннән Яр Чаллы шәһәрендә, Автозавод проспекты, 8, Орган залы.
– 2025 елның 1 декабреннән Болгар шәһәрендә, район мәдәният йорты янындагы Үзәк мәйдан
Фотограф хезмәтенә, юл чыгымнарына һәм балалар өчен фотоальбомнар сатып алуга биредә иганә акчаларын җибәрергә мөмкин: vmestert.ru/howtohelp/
Ятим балаларның фотоларын биредә карарга һәм репост ясарга мөмкин: vk.com/papamamaest
Әгәр дә сез «ПАПАМАЕСТЬ» проектының волонтеры булырга телисез икән, куратор телефонына шалтыратыгыз яки языгыз: +7 905 716-99-05 Светлана.
Һәр бала гаиләдә яшәргә тиеш!
