ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында катнаштылар

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

19 ноябрьдә Казан хореография училищесында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда депутатлар сәнгать өлкәсендә урта һөнәри белемне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров һәм ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча Комиссиясе рәисе Розалия Нургалиева катнашты.

Пленар өлеш башланганчы катнашучылар Казан хореография училищесы эшчәнлеге, укыту методикасы белән таныштылар, уку аудиторияләрен һәм залларын карадылар, укытучылар һәм укучылар белән аралаштылар.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова билгеләп үткәнчә, быел Россиянең урта һөнәри белем бирү системасы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Татарстанда 141 балалар сәнгать мәктәбе эшли, аларда 70 меңнән артык укучы белем ала. Республика Идел буе федераль округында балалар сәнгать мәктәпләре саны буенча беренче һәм Россиядә бишенче урында тора.

Татарстанда сәнгать өлкәсендә урта һөнәри белем бирү программаларын 9 учреждение гамәлгә ашыра, шул исәптән музыка көллиятләре – Казан, Әлмәт, Түбән Кама, хореография, театр һәм сәнгать училищелары, халык һөнәрчелеге техникумы һәм Алабуга һәм Яр Чаллыдагы мәдәният һәм сәнгать көллиятләре. «2024 елда бу уку йортларында 2416 студент белем алды, 2025 елда – 2422, – дип сөйләде Юлия Әдһәмова. – Үсеш бар, гомуми демографик мәсьәләләрдә һәм абитуриентлар өчен конкуренция булганда, ул сизелерлек казаныш булып тора. Бигрәк тә студентларның күпчелеге бюджет нигезендә белем алуы мөһим – быел 1944 кеше, ягъни гомуми санның 80%ы».

Мәдәният министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, республиканың сәнгать өлкәсендәге уку йортларына конкурс бер урынга бер-икедән алып 16 кешегә кадәр. Иң югары конкурсларның берсе – Казан сәнгать училищесында. Театр училищесында (бер урынга 7 кеше) һәм хореография училищесында (бер урынга 5 кеше) югары күрсәткечләр бар. Республика көллиятләрендә Россиянең 30дан артык төбәгеннән студентлар белем ала.

«Төбәкара мондый ачыклык сыйфат күрсәткече генә түгел,  безнең учреждениеләрнең илкүләм сәнгать педагогикасы үзәкләре статусын раслау. Идел буе федераль округының башка субъектлары арасында Татарстанның  позициясе иң көчлеләрнең берсе», – дип билгеләп үтте Юлия Әдһәмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International