ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2026 елга алты Республика министрлыгының – сәламәтлек саклау; мәдәният; мәгариф һәм фән; хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау; спорт, яшьләр эшләре буенча өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча онлайн-тавыш бирү бара. Республика халкы экспертлар куйган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирүдән тыш, үз вариантларын да тәкъдим итә ала.
Ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылган максатлар һәм бурычлар исемлеге министрлыкларның төп эшчәнлек өлкәләрен чагылдыра.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алты министрлыкның һәркайсы өчен 2026 елга биштән алып җидегә кадәр бурыч билгеләнәчәк.
Онлайн-тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2025 елның 4 декабренә кадәр үткәрелә. Үз тавышыңны бирү өчен порталда теркшлергә, «Халыктан сораштырулар» сервисына күчәргә һәм тавыш бирергә кирәк. https://open.tatarstan.ru/polls/).