Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасын Яшел Үзән районы белән ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли, хезмәттәшлек даими рәвештә конкрет нәтиҗәләр белән раслана.
2025 елда Яшел Үзәндә «Эшмәкәрләрнең иң яхшы Иҗтимагый советы» VI республика конкурсының финалын үткәрү уңышлы хезмәттәшлекнең ачык мисалы булды. Аны ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе оештырды.
Бу уртак эштә Иҗтимагый палата чараларында даими катнашучы Яшел Үзән районы Иҗтимагый советы да актив роль уйный. Муниципалитет иҗтимагый күзәтүне оештыруда тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәлелек күрсәтә, ә районның коммерцияле булмаган оешмалары ТР Рәисе, Президент грантлары фонды һәм Президент мәдәни инициативалар фонды грантларына конкурсларда җиңәләр.
Гражданлык берләшмәләре һәм коммерцияле булмаган сектор белән системалы эшләү нәтиҗәсендә Яшел Үзән районы инде өч ел рәттән ышанычлы рәвештә ТР Иҗтимагый палатасы ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә үткәрә торган «Муниципалитет – коммерцияле булмаган оешма» республика рейтингы лидерлары унлыгына керә.
Бүген Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиевага хезмәттәшлек, уңышлы үзара эшчәнлек, Иҗтимагый совет һәм муниципалитет инициативаларына Иҗтимагый палатаның ярдәм итүе билгесе буларак «Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәре» юбилей медален тапшырды.