11 сентябрьдә Чирмешән муниципаль районында ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе һәм ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган күчмә бизнес-миссия узды.
3 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр Пензада XI Россия пенсионерлары спартакиадасының финалы узды. Ярышларда илнең 79 төбәгеннән 700 дән артык спортчы, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Финляндия командалары катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы гомумкоманда буенча өченче урынны яулады.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм профилактик медицина илкүләм медицина тикшеренү үзәге (ТПМ НМИЦ) Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә муниципаль дәрәҗәдә сәламәтлек саклау мохите һәм инфраструктура булдыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрнең Россиякүләм конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Конкурс «Сәламәтлек һәркем өчен» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында булдылар. ТР Иҗтимагый палатасы бу учреждениегә 2020 елдан бирле шефлык итә. Бүген балалар йортында 23 бала яши.
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2027 елга республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыруда һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле ясауда катнашучы экспертлар белән кереш очрашу үткәрелде. Проект 2018 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлгә ашырыла.
17 августтан балалар һәм яшьләр өчен «Яшь йорт идарәчесе – уңайлы яшәү мохитен булдыручы» IV Россиякүләм конкурсының читтән торып үткәрелгән этабына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс 2022 елдан Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының шәһәр һәм әйләнә-тирә мохит буенча комиссиясе ярдәмендә үткәрелә һәм яшьләрне уңайлы шәһәр мохите булдыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб утырышы булды. Катнашучылар күзәтүчеләрне әзерләүгә һәм укытуга йомгак ясадылар, иҗтимагый контроль инфраструктурасының әзерлеге һәм сайлау кампаниясенең мәгълүмати куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
4-5 сентябрьдә Чистайда Кама аръягының сигез районында коммерцияле булмаган оешмалар өчен ике көнлек практик юнәлешле семинар үткәрелде. Оештыручы – «Единство» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма муниципальара ресурс үзәге. Чараның модераторы – үзәк җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Софья Хәсәнова. Очрашуның төп темасы коммерцияле булмаган оешмаларның тотрыклы үсеше – хокукый һәм финанс иминлеге, ресурслар һәм үсеш нокталары булды.
2026 елның 26 сентябрендә Казанда «ТР ТР Сәламәтлек саклау министрлагының республика балалар клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәге территориясендә агач утырту буенча «УрманФест» иҗтимагый экологик акциясе үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга балалардан хатлар җыю һәм җибәрүгә багышланган очрашу булды.