Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм профилактик медицина илкүләм медицина тикшеренү үзәге (ТПМ НМИЦ) Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә муниципаль дәрәҗәдә сәламәтлек саклау мохите һәм инфраструктура булдыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрнең Россиякүләм конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Конкурс «Сәламәтлек һәркем өчен» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Дәүләт, муниципаль һәм хосусый оешмалар, медицина һәм социаль учреждениеләр, коммерцияле компанияләр һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту проектларын гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларны катнашырга чакыралар.
Конкурсның төп номинацияләре:
Катнашучылар ниләр алачак:
Катнашу өчен конкурсның җаваплы сәркатибе Зиновьева Вероника Анатольевнаның электрон почтасына (VZinovieva@gnicpm.ru) документлар пакетын җибәрергә кирәк:
В теме письма обязательно указать: Конкурс «Здоровьесберегающая среда и инфраструктура».
Хатның темасында «Сәламәтлекне саклый торган мохит һәм инфраструктура» конкурсын күрсәтү мәҗбүри.
Үткәрү сроклары:
Гаризалар кабул итү: 2026 елның 7 сентябре – 6 ноябре.
Эксперт комиссиясе эше: 2026 елның 7 ноябре – 6 декабре.
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү: 2026 елның 7 декабре.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.