Чирмешән районында җирле бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

11 сентябрьдә Чирмешән муниципаль районында ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе һәм ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган күчмә бизнес-миссия узды.

Аның максаты – районның мәгариф һәм бизнес ресурсларын синхронлаштыру. Программа ике аудитория – өлкән сыйныф укучылары һәм гамәлдәге эшмәкәрләр белән эшләүдән гыйбарәт.

Чарада Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрид Сафин, палатаның эш төркеме әгъзалары, эшмәкәрләр һәм Ассоциация экспертлары, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы һәм район администрациясе вәкилләре катнашты.

8-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү очрашуы оештырылды, анда район эшмәкәрләре кирәкле һөнәрләр һәм карьера мөмкинлекләре турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.   

Маркетинг, финанс, җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм туризм юнәлешләре буенча ассоциация экспертлары районның гамәлдәге предприятиеләрендә булдылар. Алар җирлектәге вәзгыять белән таныштылар, эшмәкәрләр һәм район җитәкчелеге белән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, аннары бизнесны үстерү буенча киңәшләр белән эксперт утырышы үткәрделәр.

Сәфәрнең нәтиҗәсе буларак «юл картасы» формалаштырылды: экспертлар районга карата тәкъдимнәр әзерләп юллаячаклар, шулай ук җирле бизнеска ярдәм итү максатыннан килүләрен дәвам итәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International