2026 елның 26 сентябрендә Казанда «ТР ТР Сәламәтлек саклау министрлагының республика балалар клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәге территориясендә агач утырту буенча «УрманФест» иҗтимагый экологик акциясе үткәреләчәк.
Чараны ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Зерно будущего» Хәйрия фонды оештыра. Акция дәүләт хакимияте органнары, медицина һәм бизнес бергәлекләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, волонтерларны һәм Татарстан Республикасы халкын уртак иҗади эш – бергәләп агач утырту һәм балалар онкология үзәге территориясен төзекләндерү тирәсендә берләштерергә тиеш.
Проектның максаты – медицина учреждениесе территориясен яшелрәк һәм уңайлырак итү генә түгел, ә җәмгыятьнең игътибарын хәйрия, экология һәм дәваланучы балаларга ярдәм итү мәсьәләләренә җәлеп итү. Акциядә катнашучылар бергәләп үзәк территориясендә агачлар утыртачаклар, кечкенә пациентлар, аларның ата-аналары һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы мохит тудырачаклар.
Катнашуга Казан һәм Татарстан Республикасы халкы, волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр, предприятиеләр, дәүләт учреждениеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. «УрманФест» төрле һөнәр һәм яшьтәге кешеләр уртак эшкә шәхси өлеш кертә алачак мәйданчык булачак.
Акциядә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/6a86c960e010db068ac82e85
Дата: 2026 елның 26 сентябре
Время: 10:00
Урын: «ТР Сәламәтлек саклау министрлагының республика балалар клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәге (Казан шәһәре)
Республиканың барлык битараф булмаган халкын акциягә кушылырга һәм дәваланучы балалар өчен уңайлы һәм яшел территория булдыруга үз өлешләрен кертергә чакырабыз.