ТР Иҗтимагый палатасында 2027 елга министрлыкларның максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыруга старт бирелде

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2027 елга республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыруда һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле ясауда катнашучы экспертлар белән кереш очрашу үткәрелде. Проект 2018 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Проектта алты министрлык катнаша: Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Яшьләр министрлыгы һәм Спорт министрлыгы. 7 сентябрьдә ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан экспертлар төркемнәре составы расланды – 78 кеше. Алар составына ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары керде.

2025 ел нәтиҗәләре буенча министрлыкларның 38 өстенлегенең 35 е үтәлгән дип танылды. Өлешчә үтәлгән дип танылган өч өстенлек 2026 елга күчерелде. Билгеләп үтелгәнчә, бу финанслауның чикләнүе белән бәйле, һәм министрлыкларга алга таба бу факторны өстенлекләрне сайлаганда исәпкә алырга тәкъдим ителгән.

Республикада яшәүче 25 мең кешенең фикерен исәпкә алып, бүгенге көндә министрлыкларның гамәлгә ашыруда һәм җәмәгать контролендә 2026 елга формалаштырылган 37 гавами максат һәм бурыч тора. Аларның казанышлары нәтиҗәләре 2027 елда иҗтимагый фикер алышуларда каралачак.

Экспертларга 2027 елга хакимият органы өчен максатлар һәм бурычлар буенча кимендә 2-3 тәкъдим ясарга туры киләчәк. Тәкъдимнәрне 27 сентябрьгә кадәр министрлыкларның җаваплы бүлекчәләре җыя. Эксперт сессияләре 21 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр, иҗтимагый советлар утырышлары якынча 5 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр үткәреләчәк. Иҗтимагый советлар тарафыннан расланган максатлар һәм бурычлар ТР Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн тавыш бирүгә куелачак – якынча 5 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр. Һәр хакимият органы өчен 5-7 өстенлектән торган йомгаклау исемлеген 18 декабрьдән дә соңга калмыйча раслау, халык алдында формалаштыруны 2026 елның 25 декабренә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев билгеләп үткәнчә, экспертлар эшкә күзәтүчеләр буларак түгел, ә процесста тулы канлы катнашучылар буларак кушыла:

«Сезнең вәкаләтләр – 2027 елга хакимият органнары өчен төп максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр кертү һәм ел дәвамында аларның үтәлешен күзәтү. Сезнең тәкъдимнәр гавами максатлар һәм бурычлар исемлегенең нигезенә салыначак, аннары ул гражданнарның фикер алышуына һәм тавыш бирүенә куелачак».

Максатларга һәм бурычларга мәҗбүри таләпләр куела: киң җәмәгатьчелек өчен аңлаешлылык һәм конкретлык, индикатив күрсәткечләр булу, күрсәткечләр дәүләт программаларында һәм норматив таләпләрдә билгеләнгәннән түбән була алмый. Гавами бурычларга министрлыкларның агымдагы эшчәнлеге һәм ирешелгән күрсәткечләр кертелми.

Экспертлар төркемнәренең проектта катнашуы максатлар һәм бурычлар формалаштыру белән тәмамланмый. Экспертлар тәкъдим ителгән өстенлекләрне үтәү сыйфатын күзәтүне, ел дәвамында тәкъдимнәр һәм кисәтүләр бирүне дәвам итәчәк. Барлык хисаплар экспертларга җибәрелә, алар иҗтимагый советлар утырышларына чакырыла.

Порталда гавами максатлар һәм бурычлар формалаштыру тәртибе һәм 2026 елга хисаплар белән publictasks.tatarstan.ru порталында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International