ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Хәрби-патриотик акциянең максаты –  яшьләрдә гражданлык бурычын үстерү, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны уздыру һәм аңа уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

18
ноябрь, 2022 ел
җомга

17 ноябрьдә «Ак Бүре» спорт комплексында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Казан укучыларының өченче Спартакиадасы узды. Оештыручы – «Трамплин» хәйрия фонды.

Тэги: Мөнир Гафиятуллин НКО гамәлләре тасмасы

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы ачылды.

Тэги: Зилә Вәлиева

«Инносоциум» социаль проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү озайтылды

2021 елдан Татарстан Республикасының социаль предприятиеләр исемлегенә кергән Болактагы театрда социаль эшчәнлек алып баручы яисә шундый булырга планлаштырган эшмәкәрләр өчен бушлай түгәрәк өстәл узачак.

Татарстанның 30 районыннан яшь эшмәкәрләргә «Предпринимай!» проекты кысаларында аграр яшьләр берләшмәсе туристик бизнес-кейсларны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

22 ноябрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасының Түбән таләпле үзәгендә халыкны кабул итү булачак, анда җенси юл белән тапшырыла торган инфекцияләргә бушлай анализлар тапшырырга (җенси юл белән таралучы инфекцияләр – мазок, сифилиска кан) һәм дерматовенеролог консультациясен алырга мөмкин булачак.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Рафаэль Шакирҗанов һәм Любовь Смирнова Казан шәһәре Яңа Савин районының 113 нче номерлы урта гомуми белем бирү татар-рус мәктәбе укучыларына паспортлар тапшыру тантанасында катнаштылар.

Тэги: Рафаэль Шакирҗанов Любовь Смирнова

16 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында республика Балалар оешмалары берлеге активистлары  – наркотикларга каршы «SaMoSтоятельные дети» проектында катнашучылар булды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

Мохтаҗларга ярдәм итү «РАДУГА ДОБРА» хәйрия фонды кызыксынган гражданнарны 2022 елның 22 ноябрендә 12.00 сәгатьтә «Равный – равному»: как молодые люди с инвалидностью становятся творцами своей судьбы. Опыт «Квартала Луи» семинарына чакыра.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International