Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Һөнәре буенча иң яхшы» еллык һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре катнаша ала.
Конкурс ике этапта үткәреләчәк – теоретик белемнәрне һәм практик эшне тикшерү – түбәндәге номинацияләр буенча:
«Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы)» (тәҗрибә – 1 елдан да ким түгел).
Конкурста җиңүчеләр акчалата приз һәм һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алачак.
Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеген amo-rt@mail.ru электрон адресына 2022 елның 15 декабренә кадәр җибәрергә кирәк.