Төбәкара хезмәтне саклау Ассоциациясе вәкилләре 6-9 декабрьдә Мәскәүдәге Экспоцентр үзәк күргәзмә комплексында узган 26 нчы Халыкара күргәзмә һәм «Хезмәт куркынычсызлыгы һәм аны саклау-2022» эшлекле форумында булдылар. Күргәзмәдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык культурасы өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр һәм карарлар тәкъдим ителде.
Эшлекле программа 100 дән артык төрле чарадан торды: конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм тармакның иң абруйлы спикерларын җыйды. Үзгәртелгән хезмәт законнары шартларында эшләүнең беренче практик тәҗрибәсе, һөнәри хәвеф-хәтәрләр белән идарә итү, цифрлы трансформация, Россия компанияләренең хезмәтне саклау буенча иң яхшы тәҗрибәләре кебек актуаль темалар буенча фикер алышынды.
7 декабрьдә БИОТ-2022 программасы кысаларында 2022 елгы хезмәтне саклау белгечләренең бөтенроссия съезды узды, анда гадәттәгечә хакимиятнең федераль органнары, СИЗ ассоциациясе, АСОТ Бөтенроссия берләшмәсе, хезмәтне саклау өлкәсендә эш бирүчеләр берләшмәсе вәкилләре һ.б. катнашты.
Әлеге чарада ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Ассоциация рәисе Фәнил Габдрахманов катнашты һәм чыгыш ясады.