18 декабрь көнне иртәнге 10 да Казанның Горки-Әмәт урманында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар өчен «Наперегонки со счастьем» чаңгы һәм махсус карда йөри торган машиналарда беренче кышкы йөгерү узачак.
Барлык катнашучыларга да кышкы транспортның теләсә кайсы төрендә 380 метр дистанцияне узарга туры киләчәк. Балаларның яше 3 яшьтән 25 яшькә кадәр.
Һәр катнашучы медаль алачак.
Чабыш үткәрү территориясендә кыр кухнясы эшләячәк.
Җанатарларны да көтеп калабыз, алар үзенчәлекле спортчыларга ярдәм күрсәтәчәк, терәк булачак.
Кышкы йөгерүгә түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин https://forms.gle/JS8dEL5eySDPUmdX9.
Оештыручылар: «Игелекле Казан», «Альпари» хәйрия фонды, парк һәм скверлар дирекциясе.
Шулай ук 18 декабрьдән шәһәр паркларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус карда йөри торган машиналар прокатының бушлай хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин булачак.