«Камалия» үзәге базасында «Бердәмлек» муниципальара ресурс үзәге оештырган стратегик сессия булды. Чара социаль проектларга багышланган иде.
Сессиядә катнашучылар дини оешмаларның социаль проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен өйрәнделәр, партнерлык мөнәсәбәтләре һәм үсеш нокталары турында сөйләделәр. Чарада епархия һәм мөхтәсибәт, башкарма хакимият органнары, коммерцияле булмаган оешмалар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Экспертлар сыйфатында республика ресурс үзәге директоры, Россия Кызыл Хачының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Зөлфия Сафина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - яңа гасыр» төбәк иҗтимагый оешмасы югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова чыгыш ясадылар. Стратегик сессиядә катнашучыларны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде. Очрашуның модераторы - «Бердәмлек» муниципальара ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова иде.
«Камалия»нең быел «Чистай - киләчәккә тәрәзә» проекты белән грантлар конкурсында янәдән җиңүче булуын билгеләп үтәсе килә, грант суммасы 571 650 сум тәшкил итте. Әлеге акчаларга проектны гамәлгә ашыру өчен виртуаль чынбарлык шлемнары, камера һәм башка җиһазлар сатып алыначак.