Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Илнур Сатдинов һәм Гөлия Балафендиева составында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты Елена Степанова белән бергә Кызыл Хачның Татарстан бүлеге җитәкчесе, шулай ук ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Зөлфия Сафина һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Кеше хокуклары буенча идарәсе башлыгы ярдәмчесе Андрей Фадеев составында 2 нче тикшерү изоляторында будылар.
Визит барышында тоту камераларын карап тикшерүгә (яктырту, температура режимы, эчә торган су булу, суыткыч, санузеллар, китаплар бирү, урамга чыгулар, тапшырулар, посылкалар җиткерү, дәвалау һ.б.) игътибар бирелде.
Шулай ук шикаятьләр булуына шәхси әңгәмәләр үткәрелде. Йөкле хатын-кызларны тоту шартлары тикшерелде. Әңгәмәләр барышында тиешле медицина дәвалавын күрсәтүгә игътибар бирелде.
Килеп ирешкән сораулар комиссия әгъзалары тарафыннан контрольгә алынды һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, МСЧ 16 җитәкчелеге белән берлектә хәл ителәчәк. Килеп ирешкән мәсьәләләрне хәл итү буенча кулга алынган хатын-кызлар янына кабат бару булачак.