Менделеевск Җиңү волонтерлары:
«Ватан Геройлары көне» бөтенроссия акциясен үткәрделәр. Алар Советлар Союзы һәм Россия Геройлары хөрмәтенә аталган урамнарга чыктылар һәм үтеп баручыларга Менделеевск Геройлары турында мәгълүмат белән «фронт өчпочмаклары» рәвешендә 80нән артык листовка тараттылар.
Чүпрәле районының Зур Аксу мәктәбенең Җиңү волонтерлары:
Волонтерлар обелиск янындагы митингта катнашты. Укучылар үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны яклаган барлык Геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митингтан соң Җиңү волонтерлары Хәтер дәресе үткәрде, анда укучыларны Ватан Геройлары көне тарихы белән таныштырдылар, якташ Геройлары турында сөйләделәр.
Нурлат урта мәктәбенең Җиңү волонтерлары:
Балалар һәйкәл территориясен кардан чистарттылар. Шулай ук митингта катнаштылар.
Бу бәйрәм – иң мактаулы дәүләт бүләкләренә – Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройлары исемнәренә, Дан орденнарына лаек булучыларга иң югары дәүләт һәм иҗтимагый ихтирам күрсәтү.