Бүген Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасында «Яр Чаллы шәһәре социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы практикалары – 2022» фестивале узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева мөрәҗәгать итте. Сәламләү сүзе белән шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Кропотова Н.А. чыгыш ясады.
Рөстәм Гатин Лисичанск шәһәрендә волонтерлык эше тәҗрибәсе турында сөйләде.
Фестиваль кысаларында Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы коммерцияле булмаган оешмалары бүләкләнде. Шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Горизонт»оешмасы ресурс үзәге җитәкчесе Ирина Комадорова Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан Рәхмәт хатлары тапшырды.
2022 елда Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның презентациясе булды:
2021 елгы грантлар конкурсында җиңүчеләрнең ачык хисаплары белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:
Спикерлар шулай ук билгесезлек шартларында мотивация системасы һәм Татнефть хәйрия фондының «Игелеклелек энергиясе» конкурсында коммерцияле булмаган оешмаларның мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Чараны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Горизонт» коммерцияле булмаган оешманың ресурс үзәге оештырды.