23 мартта Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Иҗтимагый палатадан ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, иҗтимагый совет рәисе Мөнир Гафиятуллин һәм ТР Иҗтимагый палатасының икътисад һәм гражданнар тормышы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Айрат Гыймадутдинов катнашты.