ТР Спорт министрлыгы халык алдында формалаштырылган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру турында хисап тотты

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

2026 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2025 елга Татарстан Республикасы спорт министрлыгының максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру йомгаклары буенча ачык фикер алышулар булды. Чараны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев үткәрде. Игътибар үзәгендә ачыктан-ачык формалаштырылган җиде өстенлек булды, аларның үтәлеше җентекләп анализланды һәм бәяләнде.

Утырышны ачып җибәреп, Александр Терентьев республикада 2018 елдан Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган максатларны халык алдында формалаштыру проектының үзен тармак белән идарә итүгә җәмгыятьне җәлеп итүнең нәтиҗәле инструмент буларак күрсәтүен искәртте. «Экспертлар, иҗтимагый советлар әгъзалары, битараф булмаган гражданнар тавыш бирүдә катнаша, өстенлекләр җыелмасы билгеләнә», – дип ассызыклады ул, конструктив һәм ачык диалогка тон биреп.

Төп доклад белән Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Аның чыгышында илнең иң спортив регион буларак Татарстанның югары статусын ассызыклаучы видеоролик күрсәтелде.

Хисапның төп блогы спорт инфраструктурасын үстерү булды. Министр хәбәр итүенчә, яңа объектларны сафка бастыру максаты үтәлгән генә түгел, ә арттырып үтәлгән: планлаштырылган 23 объект урынына 31 объект төзелгән. Әһәмиятле проектлар арасында: Кукмарада, Баулыда һәм башка районнарда 18 универсаль спорт мәйданчыгы, ябык футбол манежлары. Уникаль Бөтенроссия тәҗрибәсе аерым билгеләп үтелде: өстәл теннисы федерациясе ярдәме белән республикада зур булмаган шәһәрләрдә берьюлы биш яңа үзәк ачылды.

Боз ареналарын торгызу буенча масштаблы программа да дәвам итә. Карелино авылында ясалма бозлы яңа сарай барлыкка килде. Министр Татарстан Республикасы Рәисе куйган стратегик бурыч турында искә төшерде: 2029 елга 45 муниципалитетның һәркайсын үз боз аренасы белән тәэмин итәргә, ел саен кимендә өч шундый объект файдалануга тапшырылырга тиеш.

Капиталь ремонт программасы да югары бәя алды. Бер ел эчендә 15 муниципаль берәмлектә 21 спорт объекты яңартылган. Чагыштыру өчен: ТР Спорт министрлыгының капремонт бюджеты (851 млн сум) федераль үзәкнең шундый ук чыгымнарыннан (1 млрд сум бөтен илгә) аз гына калыша.

Спортчыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. 2025 елда 993 спортчы һәм 510 тренер югары казанышлар өчен айлык стипендияләр һәм өстәмә түләүләр алды.

Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм махсус хәрби операция ветераннары белән эшләү мәсьәләсе игътибар белән каралды.

Министр бу юнәлештә системалы эш алып бару турында хәбәр итте: спортның адаптив төрләре буенча республика Чемпионатлары һәм беренчелекләре үткәрелде, инвалидлар декадасы 1000нән артык катнашучыны берләштерде. Махсус хәрби операция ветераннары арасында 200гә якын катнашучыны җыйган ТР Рәисе Кубогы төп вакыйга булды. «Теләк белдерүчеләр санын күрәбез, катнашучылар санын ким дигәндә икеләтә арттырачакбыз», – дип белдерде Владимир Леонов, 2026 елда шундый икенче турнир  үткәреләчәген игълан итеп. «Крылья Барса» коляскаларында баскетбол буенча команданың рәттән икенче чемпионлыгы мөһим уңыш булды.

Әмма барлык максатларны да беренче тапкырдан ук тормышка ашырып булмады. Әйтик, балаларның иртә физик үсеше үзәген булдыруны финанслау мәсьәләләре аркасында 2026 елга күчерелде. Фикер алышуда катнашучылар, өлешчә үтәлгән максатны кабул итеп, министрлык карарын хупладылар. Мәсьәлә ТР Иҗтимагый палатасы контролендә булачак.

Исәптә торучы балигъ булмаганнарны спорт дәресләре белән тәэмин итүне арттыру бурычы уңышлы үтәлде. Бу күрсәткеч өч тапкырга арттырылды: системалы дәресләргә «риск төркеме»ннән 300 дән артык яшүсмер җәлеп ителде.

Фикер алышу барышында Иҗтимагый палата вәкилләре конструктив тәнкыйть һәм тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. РФ Иҗтимагый палатасының ТРннан әгъзасы Ольга Павлова «инфраструктура артыннан узышу»дан акцентларны кешегә күчерергә, ветераннарны ресоциальләштерү, талантлы спортчыларны республикада саклап калу һәм яңа территорияләр белән хезмәттәшлекне активлаштыру буенча эшне көчәйтергә чакырды. «Без социаль дәүләт, һәм үзәктә – кеше», – дип ассызыклады ул, Луганск Халык Республикасы белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куярга тәкъдим итеп.

Министр күпчелек кисәтүләр белән килеште, ЛНР белән килешү имзалау мәсьәләсен эшләргә, спортчыларга адреслы ярдәмне көчәйтергә һәм массакүләм спортны үстерүне дәвам итәргә вәгъдә итте. Спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче гражданнар өлеше үсешенә аерым басым ясалды, ул 67,2% ка җитте, бу Татарстанны Идел буе федераль округында алдынгы урынга куя.

ТР Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Эмир Харисов ведомство һәм җәмәгатьчелек тандемына югары бәя бирде, республикада яшәүчеләрнең спорт белән шөгыльләнү өчен шартлардан канәгать булуларын билгеләп үтте.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый палата әгъзалары һәм чакырылган экспертлар 2025 елда ТР Спорт министрлыгының җиде гавами максатының алтысын тулысынча үтәлгән дип таныды. Бер максат өлешчә үтәлгән дип танылды һәм агымдагы елга күчерелде.

Йомгак ясап, очрашуда катнашучылар булган сөйләшү хисап кына түгел, ә курсның чагылышы булды дигән фикергә килделәр. Татарстан Республикасында Спорт министрлыгы оешуга 25 ел тулу һәм «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгында Татарстан үзенең лидер статусын раслап, ышанычлы рәвештә алга бара, кешеләр, аларның сәламәтлеге һәм җиңүгә омтылыш өстенлекле мәсьәлә булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International