Эшмәкәрлек буенча ТР Иҗтимагый Палатасының эш төркеме утырышы булды

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

9 октябрьдә эшмәкәрлек буенча ТР Иҗтимагый Палатасының эш төркеме утырышы булды, анда 2025 елда «Эшмәкәрлек буенча иң яхшы Иҗтимагый совет» республика конкурсын уздыру мәсьәләсе каралды.

Конкурсны узган 5 елда уздыру турында фикер алышынды, аның нәтиҗәләре уңышлы дип танылды.

Конкурс күбрәк катнашучылар хисабына киңәя һәм елдан-ел югарырак дәрәҗәгә күтәрелә бара, шуңа бәйле рәвештә Эш төркеме әгъзалары, агымдагы вәзгыятьнең актуаль мәсьәләләрен исәпкә алып, эшне дәвам итәргә һәм нигезләмәне эшләп бетерергә карар кылдылар.

Инновацияләргә һәм хезмәт җитештерүчәнлегенә бәйле номинацияләргә игътибар итәргә карар кылынды.

Алтынчы конкурсны Яшел Үзән районында уздыру планлаштырыла, чөнки район алдагы конкурста җиңүче булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International