Алабугада Татарстанның кече шәһәрләре бизнес-форумы старт алды. Чара төбәктә җанлы бизнес-экосистема булдыру өчен хакимият вәкилләрен, экспертларны һәм эшмәкәрләрне берләштерде. Чарада ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары катнашты.
Алабугада ТР кече шәһәрләренең #Алабуга беренче бизнес-форумы старт алды. 5-6 декабрьдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә үткәрелә торган чара бер мәйданчыкта әйдәп баручы экспертларны, муниципалитет җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне һәм актив яшьләр вәкилләрен җыйды.
Форум нәтиҗәле бизнес-экосистема формалаштыру өчен диалог мәйданчыгы буларак булдырылган. Аның максаты —Алабуга районында һәм республиканың башка шәһәрләрендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә яңа этәргеч бирү.
Форум программасына бизнес өчен төп темалар: хакимият белән багланышлар, туризмны үстерү, кадрлар мәсьәләләрен хәл итү һәм инновацияләр кертү буенча дискуссия сессияләре керә. Катнашучыларны шулай ук чакырылган спикерлар чыгышлары һәм экскурсияләр көтә.
