ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары ТР Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашты

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән кеше хокукларын тәэмин итү һәм яклау өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салу мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу үткәрелде.

Очрашу Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Илнур Сатдинов рәислегендә булды.
Очрашуның төп максаты – кеше хокукларын тәэмин итү, мәгълүмат алмашу һәм актуаль мәсьәләләр буенча уртак чишелешләр эзләү өчен иҗтимагый институтлар һәм эчке эшләр органнары арасында нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек булдыру. Әңгәмә барышында яклар уртаклыклар таптылар һәм үзләренә йөкләнгән функцияләрне сыйфатлы башкаруга юнәлдерелгән тыгызрак хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр.

Катнашучылар ачык диалогның мөһимлеген ассызыкладылар һәм әлеге очрашу даими эшлекле очрашулар системасында беренчесе булыр, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре киләчәктә дә иҗтимагый структураларны әһәмиятле чараларда һәм фикер алышуларда катнашырга чакырырлар, дигән ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International