ТР Иҗтимагый палатасында «Турыдан-туры сора» дип аталган гражданнарны уртак кабул итү булды

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында ТР Иҗтимагый палатасында «Турыдан-туры сора» дип аталган гражданнарны уртак кабул итү булды. Кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Төп медик-социаль экспертиза бюросы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль фонды вәкилләре, шулай ук коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре катнашты.

Тернәкләндерү, электрон сертификатлар, дарулар алу, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, инвалидларның белем алуы, инвалидлык төркемен билгеләү һ.б. мәсьәләләр буенча гражданнардан 57 мөрәҗәгать кабул ителде. Гражданнар үз сорауларына министрлык һәм ведомство вәкилләреннән шәхсән дә, телефон аша да җавап ала алдылар. Алга таба эшләргә кирәк булган мөрәҗәгатьләр тиешле органнарга җибәрелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International