Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2025 елның 28 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Конкурс «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2017 елдан алып ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә үткәрелә.
    
Конкурсның максаты –Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлегенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Конкурска 44 гариза һәм 260 эш кабул ителгән.

Бүген ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар.

«Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яисә телетапшыру)» номинациясендә җиңүчеләр:

I урын – Хәйретдинова Алия Юныс кызы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте;

II урын – Байрактар Мөршидә Хәнәфи кызы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе;

III урын – Камалова Елена Вячеславовна, «Челны-ТВ»(«Чаллы-ТВ») телекомпаниясе.

 

«Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (яисә радиотапшыру)» номинациясендә җиңүчеләр:

I урын – Усманова Алсу Хафиз кызы, «НурРадио» («Авторадио Нурлат») җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;

II урын – Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы, «Актаныш радиосы»;

III урын – Крепостина Йолдыз Салихҗан кызы» «Татарстан радиосы» («Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе).
 

«Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча матбугат чараларында иң яхшы басма» номинациясендә җиңүчеләр:

I урын – «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе;

II урын – Галиева Ләйсән Рәшид кызы, «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасы;

III урын – Хәсәнова Рузилә Рифкать кызы, «Актаныш таңнары» газетасы;

III урын – «Әтнә таңы» газетасы редакциясе.

 

I урын – Галиәхмәтова Чулпан Наел кызы, «Сөембикә» журналы;

II урын – Низаев Юлай Азамат улы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы;

III урын – «Хузур» – «Спокойствие» нәшрият йорты;

III урын – Гыйльманова Гөлгенә Мансур кызы, «Ватаным Татарстан» газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International