2026 елның 2 мартында, күренекле татар хәйриячесе Әсгать Галимҗановның тууына 90 ел тулган көндә һәм Россиядә рәсми рәвештә беренче тапкыр билгеләп үтелә торган Остазлар көнендә, Казанда аның исемендәге иҗтимагый премия лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Премия социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның остазлык мәктәбе инициативасы белән гамәлгә куелган. Иҗтимагый премияне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды оештырды.
Тантаналы чаралар Хәйрияче хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән ачылды. Анда катнашучылар тормышын игелек хакына көндәлек тыныч хезмәткә багышлау үрнәгенә әверелгән кешене искә алдылар.
Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Әсгать Галимҗан улы Казан колхоз базарында йөк ташучы булып эшли һәм үз сараенда терлек асрый. Эшләп тапкан акчаларга ул 80нән артык автобус һәм җиңел автомобиль сатып алып, бөтен ил буйлап балалар йортларына һәм социаль учреждениеләргә тапшырган.
2008 елда куелган һәйкәл балалар утырган арба белән ат җиккән өлкән яшьтәге кешене сурәтли. Чыгыш ясаучылар әлеге күренешнең символик мәгънәгә ия булуын «Игелеге дәвамлы булганда кеше
үзе дә исән була» дигән фикер белән билгеләп үттеләр, һәр елны 2 мартта һәйкәл янында очрашулар күркәм традициягә әверелер дигән өметтә калдылар.
Чараның тантаналы өлеше Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында дәвам итте. Кунакларны Казан дәүләт мәдәният институтының милли ансамбле каршы алды.
Тантананы ачып җибәреп, проектның инициаторы, ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева Әсгать Галимҗан улының 90 яшьлек юбилееның Россиядә беренче тапкыр үткәрелүче Остазлар көне белән кисешүнең символик булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев ассызыклаганча: «Киләчәктә хәйрияче булачак шәхес кырыс сугыш елларында үз- үзенә вәгъдә биргән: әгәр язмыш аңа исән калырга мөмкинлек бирсә, ул бөтен гомерен башкаларга ярдәм итүгә багышлаячак. Һәм үз сүзендә торды – Әсгать Галимҗан улы озак еллар балалар йортларына һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтте. Шәфкатьлелекнең иң яхшы традицияләрен хуплау өчен булдырылган Иҗтимагый премиянең нәкъ менә аның исемен йөртүе символик!»
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казан Кремле янындагы ике һәйкәлнең – Муса Җәлил һәм Әсгать Галимҗановның символик төстә янәшә булуына игътибарны юнәлтте, алар халыкның ике сыйфатын – батырлыкны һәм шәфкатьлелекне гәүдәләндерә.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Казандагы «Апас» якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев һәм Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм премияне традицион итәргә дигән тәкъдим белән чыктылар.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте планына кертелгән иде.
Конкурска барлык Татарстан буенча социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан 60 гариза юлланган. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча премиянең 5 лауреаты, 13 дипломанты һәм 2 амбассадоры билгеләнде.
2026 елгы иҗтимагый премия лауреатлары:
Премия лауреатларына шулай ук 250 000 сумга кадәр максатчан акча бүлеп биреләчәк (коммерцияле булмаган оешмада кимендә өч ел эшләгән һәм проектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан бер хезмәткәргә 50 000 сум исәбеннән). Максатчан акчалар команда хезмәткәрләрен профильле укытуга, күчмә чараларда катнашуга яки команда хезмәткәрләрен шифаханә-курортларда дәвалауга тотылырга мөмкин.
Премия дипломантлары:
Премиянең амбассадорлары:
Мәртәбәле кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Казанда «Апас» якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, ТР Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Зилә Вәлиева, Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин,
«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды советы рәисе Илфан Гобәйдуллин, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Артем Галәветдинов, «К.Тинчурин исем. Татар дәүләт драма һәм комедия театры» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе киңәшчесе Елена Әгъзамова һәм «Татарстан» журналы мөхәррире Руфия Фазыловалар бар иде.
Тантана программасында премиянең партнерлары – иҗат коллективлары һәм артистлар чыгышлары булды.
2026 ел оештыручылар өчен үзенчәлекле булды: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшчәнлегенең 20 еллыгы һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фондының 20 еллыгы. Премия кабат үз миссиясен раслады –проектлары реаль нәтиҗә китерә һәм республикада кешеләрнең тормышын үзгәртә торган коммерцияле булмаган оешмалар командаларына ярдәм итү.
Яхшылык гамәлләрдә чагыла. Һәм бүген без аның кулдан-кулга, буыннан-буынга күчүенә тагын бер кат инандык.
Дөньяда игелекле гамәлләрне арттыручыларның барысына да рәхмәт!
Фотогалереяга сылтама:
https://vk.com/album-28339705_310281433

.jpg)
