29 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Иваново өлкәсе Иҗтимагый палатасы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә, тәҗрибә уртаклашуга һәм регионнар арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьевка социаль әһәмияткә ия объектларны һәм иҗтимагый инициативаларны тәкъдим иттеләр. Визит барышында ул «Добрые сердца» («Игелекле йөрәкләр») МХО катнашучыларына ярдәм штабында, «База» креатив индустрияләр үзәгендә һәм «Рубаха» автоном коммерцияле булмаган оешмасында булды.
Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советының яңа рәисе итеп бертавыштан Хәмзә Баһманов сайланды. Мондый карар Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашында үткәрелгән орган утырышында кабул ителде.
26 майда «ВОИН» үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары өчен «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр эшләре һәм ветераннар комиссиясе рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов ярдәмендә оештырылды.
Чын күңелдән Республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлыйм!
25 майда Биектау районында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый (координацион) эшмәкәрләр советы» VII Республика конкурсының финалы узды. Конкурсны ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе оештырды.
23 майда Лаеш районының Никольское авылында традицион рус халык бәйрәме – Каравон үткәрелде, ул республикада милли бәйрәмнәр үткәрүне башлап җибәрде.
21 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илнар Зиннәтуллин җитәкләгән «Тормышны кадерлибез» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасының ачык хисап тотуы үтте. Чарада шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев һәм палата әгъзасы Дмитрий Туманов катнашты.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советының Дәүләт илкүләм сәясәтенең төбәк аспектлары һәм иҗтимагый институтларны үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
19 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр комитеты белән берлектә оештырылган «Татарстан патриотлары» түгәрәк өстәле үткәрелде. Балалар иҗтимагый оешмалары көненә багышланган чара «Движение Первых» («Беренчеләр хәрәкәте») гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең төбәк бүлеге эшчәнлеге мисалында яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә багышланды.