Кадерле дуслар!
Чын күңелдән Республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Әлеге изге көн традицион рухи кыйммәтләргә тугрылыкны, якыннарыбызга карата эчкерсез кайгыртуны, чиксез шәфкатьлелекне һәм үзара хөрмәтне гәүдәләндерә.
Аллаһның мәрхәмәте һәм ярдәме безгә авырлыкларны җиңәргә, иманыбызны ныгытырга, җәмгыятьтә татулыкны көчәйтергә, туган җиребез Татарстанның һәм Ватаныбызның алга таба үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирсен!
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе
А.М. Терентьев