ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьевка социаль әһәмияткә ия объектларны һәм иҗтимагый инициативаларны тәкъдим иттеләр. Визит барышында ул «Добрые сердца» («Игелекле йөрәкләр») МХО катнашучыларына ярдәм штабында, «База» креатив индустрияләр үзәгендә һәм «Рубаха» автоном коммерцияле булмаган оешмасында булды.
«Добрые сердца» штабында булганда кунакларга волонтерларның эшен күрсәттеләр, алар маскировка челтәрләре ясау һәм гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәләр. Бу эшчәнлектә төрле яшьтәге кешеләр, шул исәптән яшүсмерләр һәм өлкән буын вәкилләре актив катнаша.
Шулай ук Александр Терентьев «База» креатив индустрияләр үзәге эшен югары бәяләде, мондый киңлекләр халыкка үз проектларын гамәлгә ашырырга, инициативаларны үстерергә һәм заманча шәһәр мохитен формалаштырырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.
«Рубаха» автоном коммерцияле булмаган оешмасында очрашу вакытында бүгенге көндә анда 150 дән артык кеше шөгыльләнүе турында сөйләделәр: иң яшь катнашучыга нибары 5 яшь, ә иң өлкәненә 89 яшь. Төрле буын кешеләрен рух көче, файдалы булу теләге һәм үсәргә омтылыш берләштерә. Кыю егетләрнең казанышлары һәм уңышлары белән уртаклаштылар, алдагы планнар, яңа проектлар һәм тормышка ашырырга теләгән хыяллар турында фикер алыштылар.
Александр Терентьев муниципалитетның граждан җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм Түбән Камада халыкны шәһәр үсешенә җәлеп итү буенча системалы эш алып барылуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, муниципалитет җитәкчелегенең иҗтимагый эшчәнлеккә шәхси җәлеп ителүе һәм инициативалы халыкка ярдәм итү мөһим роль уйный.
Ул волонтерлык оешмалары эшчәнлегенә аерым игътибар бирде һәм төзелгән Координацион совет волонтерлык үзәкләрен, бизнес һәм иҗтимагый оешмаларны МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен берләштерде, дип ассызыклады. Эшнең мондый форматы республиканың башка муниципалитетлары өчен үрнәк булып тора.
Визитка йомгак ясап, Александр Терентьев билгеләп үткәнчә, нәкъ менә битараф булмаган һәм инициативалы кешеләр теләсә кайсы территориянең уңышлы үсешенең нигезе булып тора. Ул Түбән Камага киләчәктә дә үсеш, иҗтимагый инициативаларның уңышлы тормышка ашырылуын һәм хакимият белән граждан җәмгыятенең конструктив хезмәттәшлеген дәвам итүен теләде.

