Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советының Дәүләт илкүләм сәясәтенең төбәк аспектлары һәм иҗтимагый институтларны үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
Утырыш эшендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, палата рәисе урынбасары Тимур Кадыйров, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе Ирина Александровская, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Наталья Сабитова, шулай ук ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча илкүләм сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Адилә Хәйруллина катнашты.
Александр Терентьев үз чыгышында ассызыклаганча, Россия бүген традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дөнья үзәкләренең берсе булып тора. Ул милли-мәдәни автономияләрнең һәм иҗтимагый берләшмәләрнең дәүләт илкүләм сәясәтен гамәлгә ашырудагы ролен югары бәяләде, шулай ук республикада тотрыклы миграция вәзгыяте һәм Татарстанда оештырылган Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге эше турында сөйләде.