29 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Иваново өлкәсе Иҗтимагый палатасы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә, тәҗрибә уртаклашуга һәм регионнар арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән.
Очрашу барышында палаталар вәкилләре иҗтимагый институтларның агымдагы эшчәнлеге турында фикер алыштылар һәм уртак эш перспективаларын билгеләделәр.
Килешүгә кул кую хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача һәм ике регионда да гражданлык җәмгыятен алга таба ныгыту өчен нигез булачак.
.jpg)