Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.
Премия:
- РФ гражданнарына, социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлекләре һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылган проектлары, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган фәнни тикшеренүләре өчен;
- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен бирелә.
Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү:
- Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешма,
- республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла ала.
Премиягә дәгъва итүчеләр исемлек нигезендә документлар пакетын әзерлиләр: https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-v-2025-godu.htm
Документлар 2025 елның 29 сентябренә кадәр, шул исәптән 2025 елның 27 сентябрендә, шимбә көнне 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт.
Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99