21-23 сентябрьдә Казанда Дөньякүләм Альцгеймер авыруына каршы көрәш көненә багышланган когнитив яктан сәламәтлекне бушлай тикшерү буенча акция үткәрелде. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Казан Башкарма комитеты ярдәмендә Россия Кызыл Хачының Татарстан төбәк бүлеге проекты һәм «Деменция.net» проекты.
23 сентябрьдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды. Анда министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Борис Королев, шулай ук совет әгъзалары һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.
«Дуслык кулы» республика социаль проектының җиденче этабы йомгаклары буенча 24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Сила единства» («Бердәмлек көче») дип аталган тантаналы чара үткәрелде. Проект ТР «Союз отцов» («Аталар берлеге») төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан ТР Рәисе гранты ярдәмендә, ТР Прокуратурасы һәм Казан Мэриясе белән берлектә гамәлгә ашырыла.
17-20 сентябрь көннәрендә Шанхайда (Кытай Халык Республикасы) ЮНЕСКО ассоциацияле мәктәпләре челтәренең халыкара очрашуы булды. Россия Федерациясе делегациясе составында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе Тамара Федорова катнашты. Россия делегациясен ЮНЕСКОның Россия Федерациясендәге ассоциацияле мәктәпләре челтәренең илкүләм координаторы, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе әгъзасы, «ТИСБИ» Идарә университеты президенты Нэлла Прусс җитәкләде.
23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Хезмәт законнарының актуаль мәсьәләләре» темасына коллегия утырышы булды. Чарада хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору, легаль булмаган мәшгульлеккә каршы тору һәм хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссияләре вәкилләре, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашты.
22 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Технологик лидерлыкны тәэмин итү буенча илкүләм проектлар кысаларында төбәкнең транспорт мобильлеген үстерү» форсайт-сессиясе үткәрелде. Чара ТР Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышланган. Анда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Муравьева катнашты.
22 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Парламент президиумы утырышы булды. Анда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашты.
21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Анда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров һәм палатаның мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе Тамара Федорова катнашты.
РФ Иҗтимагый палатасы, Федерация Советы, Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Россотрудничество һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә «Россия – страна традиционных ценностей» («Россия – традицион кыйммәтләр иле») II Халыкара конкурсы үткәрелә. Оештыручы – «Инновационный центр развития и воспитания детей и молодежи» («Балалар һәм яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү инновацион үзәге») АКБО. Эшләр 2026 елның 20 декабренә кадәр www.youthy.ru сайтында кабул ителәчәк.
21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты һәм эксперт советының уртак утырышы булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева һәм комиссия әгъзасы Анна Мөбәрәкшина катнашты.