«Каршыга бер адым» системалы карарлар үзәге» («Центр системных решений «Шаг навстречу») автоном коммерцияле булмаган оешмасы тормышта авыр хәлдә калган, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән һәм җәмгыятьтән изоляциясез шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләрне социальләштерүгә һәм ресоциальләштерүгә юнәлдерелгән проектны төгәлләде.
Проект Яр Чаллыда, Алабугада, Менделеевскида һәм Мамадышта гамәлгә ашырылды һәм социаль адаптация процессында төп ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Проект кысаларында нормаль тормышка кайтуны җиңеләйтү өчен берничә ярдәм юнәлеше гамәлгә ашырылды. Проект нәтиҗәләре һәм эш юнәлешләре турында оешма сайтында сылтама буенча күбрәк белергә мөмкин: https://clck.ru/3P7GVi
«Каршыга бер адым» («Шаг навстречу») проекты Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән гранты белән хупланды.