Гаилә йортында Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары өчен «Әкият терапиясе» үткәрелде

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 10 сентябрендә «Доме вдали от дома» («Йорттан ерактагы йортта») ТР Балалар республика хастаханәсенең кечкенә пациентлары өчен «Әкият терапиясе» үткәрелде. Балаларга «Доктор Айболит» әкиятен ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарова укыды.

Әкиятләр баланы тәрбияләүдә һәм үстерүдә аеруча мөһим роль уйный. Һәр әкиятнең үз мәгънәсе бар. Әкиятләрне тыңлап һәм укып, бала олы тормышка әзерләнә, авыр ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәнә, үз-үзен тотышының яңа ысулларын үзләштерә.

Казандагы Гаилә йортына Светлана Михайловна Захарова балалар язучысы Корней Чуковскийның «Доктор Айболит» әкиятен алып килде. Бу яхшылык, башкаларның хәленә керә белү һәм һөнәри бурыч турындагы әкият. Яхшы доктор турындагы әкиятне ата-аналар да кызыксынып тыңладылар. Алар балалар белән бергә әсәрнең сюжеты һәм аның персонажлары турында фикер алышуда актив катнаштылар.

«Әкиятләр безнең тормышта зур роль уйный. Алар безне өйрәтеп кенә калмый,  билгеле бер уңай кәеф тә тудыра. Сез әкиятләрне әни-әти белән, шулай ук балалар бакчасында яки мәктәптә укый аласыз. Өегездә бик күңелле, сез монда бер зур гаилә кебек. Барыгызга да тизрәк сәламәтләнүне, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янына кайтуыгызны телим», – диде Светлана Захарова.

«Әкият терапиясе» проекты ТР төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе тәкъдиме белән булдырылды. Һәр әсәр тәҗрибәле психологлар тарафыннан җентекләп сайлап алына һәм җайлаштырыла. Ай саен дәресләр озак дәвалану вакытында балалар гаиләләре белән бергә яши торган Гаилә йортында үткәрелә. Проект 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм республиканың танылган кешеләре тарафыннан хуплана, алар ай саен балаларга төрле темаларга әкиятләр укыйлар. Чараның инициаторы – ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International