Казаннан 14 яшьлек Булат Нургалиев НТИ фонды оештырган «Архипелаг 2023» тә дроннар буенча ярышларда җиңү яулады.
#МыВместе Халыкара Премиясенең төбәк этабына йомгак ясалды.
Татарстан «іВолга» яшьләр форумында ике грант конкурсында җиңеп, гомуми суммасы 1 680 000 сум булган өч грант яулады.
Бер генә көн дә игелекле эшләрсез узмый, волонтерлык эшчәнлеге бик күп төрле, һәркем аңарда үзенә ошаганны таба ала. Һәрвакыт үзеңне камилләштерү, шул ук вакытта җәмгыятькә ярдәм итү өчен мөмкинлек бар.
1 август көнне күренекле шагыйрь, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева шагыйрь каберенә чәчәкләр салды һәм Республика балалар китапханәсендә Р.М. Миңнуллинның юбилеена багышланган истәлекле иҗади очрашуда катнашты.
«Беренчеләр грантлары» Бөтенроссия грант конкурсына бөтен Россиядән (81е Татарстаннан) 2360 проект тапшырылган, безнең республикадан 20 проект җиңүче булды.
26 июльдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе тарафыннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның җәйге ялын оештыру, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында инклюзив сменалар оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелде.
Җыелыш хәйриячелекне үстерүгә, төбәк һәм халыкара дәрәҗәдә хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда көчләрне берләштерүгә багышланган.
«Гаилә бергә» хәйрия фонды Казандагы Гаилә йортының ун еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә узды, күп еллар дәвамында Гаилә йорты гаиләләргә озак дәвалану чорында аерылмаска мөмкинлек бирә. Ун ел эчендә Гаилә йорты 15 000 нән артык балага һәм ата-анага ярдәм күрсәтте.
2023 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм хәйрия эшчәнлеге буенча комиссиясе сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның җәйге ялын оештыру, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында инклюзив сменалар оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрәчәк.