ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары «Илкүләм кросс – 2023» тә катнаштылар

2023 елның 16 сентябре, шимбә

2023 елның 16 сентябрендә Казанның Урам паркында « Илкүләм кросс – 2023» узды. Илкүләм кросс – Россия Федерациясендә иң массакүләм спорт вакыйгасы, ул ел саен илебезнең барлык шәһәрләрендә миллионнан артык йөгерү сөючене берләштерә. Чараның төп максатлары – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Россия гражданнарын физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Ярышлар 1, 2, 4, 6, 8 һәм 12 км дистанцияләрдә уздырыла. узган ел катнашучылар бары тик өч дистанциягә генә чыктылар – 1, 2 һәм 3 км. бәйрәм 3 км массакүләм йөгерү белән тәмамланды.

Шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча ярышлар оештырылды. Җиңүчеләр традицион рәвештә кубоклар, медальләр, дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Быел чарада ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, Иреклелекне үстерү һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International