Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясенә дәгъва кылучылардан документлар кабул итү тәмамлануга соңгы атна

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен тапшыру комитеты 26 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва итү өчен документлар кабул итә.

Премиягә дәгъва кылучыны Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тәкъдим итә.

Премия түбәндәгеләргә бирелә:

- Иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган сектор үсешенә зур өлеш керткән, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр өчен Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга;

- Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткәннәре өчен Россия Федерациясе гражданнарына.

Премиягә дәгъва итүчеләр комитетка түбәндәге документларны тәкъдим итәләр:

а) премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү турында үтенеч;

б) премиягә дәгъва итүченең анкета мәгълүматлары;

в) премиягә тәкъдим ителүгә кадәрге ел өчен премиягә дәгъва итүченең эшчәнлеге турында мәгълүмат;

г) премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;

д) гамәлгә ашырылган проектларны (инициативаларны) тасвирлау һәм премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча ирешелгән социаль нәтиҗә турында күзаллау бирә торган өстәмә материаллар.

Дәгъва кылучыларның документлары 2023 елның 23 августыннан 26 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-95.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International