Агач утырту – улыңны үстерү һәм йорт төзүдән кала, чын ир-ат өчен классик өч эшнең берсе.
ТР «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы зур эш – агачларны күпләп утыртуны күздә тота. 7 октябрьдә Питрәч районында Козий Починок бистәсе янында агач утырту буенча чираттагы хәйрия акциясе узачак. ТР «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы әлеге чараны оештыручылар белән очрашты һәм катнашу турында килешүләргә иреште.
ТР «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы барлык теләүчеләрне әлеге чарага кушылырга чакыра. Агач утыртудан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен мәдәни программа, шулай ук кыр кухнясы булачак.
Барлык сораулар буенча 8 904 230 65 68 шалтыратыгыз.