ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 29 июлендә Татарстан Республикасында «Бердәмнәр» гражданлык инициативаларын берләштерү үзәге һәм Татарстан Республикасының «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.

Тэги: Анастасия Исаева

28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендә «Берләшмә» форумына волонтерларны теркәү ачылды.

ТР «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Гаилә» хәйрия фондыннан  – «Аңлы ата-аналар мәктәбе» («Школа осознанных родителей») уртак проекты кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе һәм «Ныклы гаилә» Бердәм Россия федераль проекты төбәк координаторы Нигматуллина Гөлшат Рәдиф кызының проект командасы белән эшлекле очрашуы узды. Проектны гамәлгә ашыруның булачак «Юл» картасы турында фикер алышынды, төп бурычлар һәм максатлар билгеләнде.

29 июльдә 10: 00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында (Батурин ур., 7)  социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумы кысаларында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның контракт системасында катнашуының актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.

29 июльдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасында «Йөклелек һәм бала табу чорында медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү» темасына «кайнар линия» эшләячәк.


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында 2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларының һәм бурычларының үтәлеше турында мәгълүмат бирелде.

Тэги: Наталья Реснянская Римма Гыйльмиева Асия Тимирясова Роза Баһаветдинова

26
июль, 2022 ел
сишәмбе

29 июльдә 10: 00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында (Батурин ур., 7)  социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумы кысаларында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның контракт системасында катнашуының актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Донбасста куелган бурычларны үтәгән Россия гвардиясе сугышчылары төркеме бүген Казанда үз базасына әйләнеп кайтты. Аларны җирле халык флаглар һәм плакатлар белән каршы алды.

Тэги: Рафаэль Шакирҗанов

Бүген, 22 нче июльдә, Татарстан Республикасы спорт министрлыгында 2022 елның I яртыеллыгында максатлар һәм бурычларны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды.

Тэги: Александр Даренков Екатерина Согрина Дмитрий Шиллер

22
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 22 июлендә Казанда РФ ФҖ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Тэги: Артем Кузнецов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International