ТР «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Гаилә» хәйрия фондыннан – «Аңлы ата-аналар мәктәбе» («Школа осознанных родителей») уртак проекты кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе һәм «Ныклы гаилә» Бердәм Россия федераль проекты төбәк координаторы Нигматуллина Гөлшат Рәдиф кызының проект командасы белән эшлекле очрашуы узды. Проектны гамәлгә ашыруның булачак «Юл» картасы турында фикер алышынды, төп бурычлар һәм максатлар билгеләнде.
«Уңай нәтиҗәләргә китерәчәк гамәлләрдә дә бер-берең белән килешеп эшләүне билгеләп үтү бик күңелле.
«Киләсе шундый ук очрашуда без «Аңлы ата-аналар мәктәбе» («Школа осознанных родителей») проектының арадаш нәтиҗәләрен күрербез һәм тикшерербез дип өметләнәбез», — дип хәбәр итте «Сила в детях» мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм хәйрия фонды җитәкчесе Адель Загретдинов.
