2022 елның 22 июлендә Казанда РФ ФҖ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышта РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Василий Осьмаков, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков, РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Сазанов, ТР премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, әлеге профильле комитет әгъзасы Марат Галиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Утырышта шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов та катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, килеп туган икътисадый вәзгыять химия, резина һәм пластмасса эшләнмәләре, автотранспорт чаралары җитештерү тармакларына зур йогынты ясаган. Әлеге юнәлешләрнең гомуми чагыштырма күләме республиканың сәнәгать җитештерүенең 28% ын тәшкил итә. Моннан тыш, ваклап сату әйләнеше кимеде. Республика икътисадында аның чагыштырма авырлыгы 4% тан артып китә. Бу шул исәптән азык-төлек булмаган товарлар сатуның кимүе белән дә бәйле.
Кертелгән санкцияләр нәтиҗәсендә чит ил контрагентлары белән түләүләр үткәрү буенча кыенлыклар саклана. Моннан тыш, рубль курсы тышкы һәм эчке базарларда товар җитештерүчеләр продукциясенең конкурентлыкка сәләтлелегенә дә тәэсир итә.
Бу шартларда предприятиеләр, Россиянең эре корпорацияләре: «Газпром», «Лукойл», «Росатом» һәм «Транснефть»белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләрне дә кертеп, яңа кооперация элемтәләрен җайга салу буенча эш алып баралар. Россиянең башка төбәкләреннән килгән компанияләр белән хезмәттәшлек итү буенча логистик чылбырларны үзгәртеп коралар, шулай ук яңа сату базарларын эзлиләр, шул исәптән дустанә илләрдән партнерлар катнашында.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, импортны алыштыру өлешендә фәнни-мәгариф учреждениеләре һәм инжиниринг компанияләре белән эш алып барыла. Материаллар һәм компонентлар импортын алыштыру мәсьәләләре буенча республика җитештерүчеләре мәнфәгатьләрендә эш төркеме төзелде, аңа «СИБУР Холдинг», «КАМАЗ», «Татнефть», башка предприятиеләр һәм югары уку йортлары вәкилләре керде.
Шул ук вакытта предприятиеләрнең кыска һәм урта сроклы перспективада өзлексез эшләве өчен федераль дәрәҗәдә өстәмә карарлар кабул итәргә кирәк, дип саный Татарстан Премьер-министры. Республика предприятиеләре белән тиешле тәкъдимнәр әзерләнде.