Донбасста куелган бурычларны үтәгән Россия гвардиясе сугышчылары төркеме бүген Казанда үз базасына әйләнеп кайтты. Аларны җирле халык флаглар һәм плакатлар белән каршы алды.
База капкасы янында Россия гвардиячеләрен казанлылар, хезмәттәшләре һәм туганнары каршы алды. Аннары хәрби планда махсус операциядә катнашкан офицерлар һәм солдатлар хөрмәтенә тантаналы чара булды. Аларны медальләр белән бүләкләделәр.
Исегезгә төшерәбез, ике ай элек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада формалаштырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Алар 260 мең сумны өлешләп алалар. Акчаларның күп өлеше хәрби хезмәттәгеләр счетларына РФ чиген узганнан соң гына махсус операциядә катнашу өчен килә.