«Бердәмнәр» гражданлык инициативаларын берләштерү үзәге һәм ТР «Аталар берлеге» хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар

2022 елның 29 июле, җомга

2022 елның 29 июлендә Татарстан Республикасында «Бердәмнәр» гражданлык инициативаларын берләштерү үзәге һәм Татарстан Республикасының «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Кул кую тантанасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча координатор Исаева Анастасия Георгиевна һәм Татарстан Республикасының «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Адель Линар улы Загретдинов катнашты. Яклар озак сроклы, нәтиҗәле партнерлыкны һәм республикабыз гражданнарының иминлеген үстерүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерү турында килештеләр, аерым алганда, ата-аналар җәмәгатьчелегенең балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү эшен оештыруда катнашуын активлаштыру һәм гаиләләр белән профилактик эш алып бару, гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен яңадан торгызу эшенә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International