29 июльдә 10: 00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында (Батурин ур., 7) социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумы кысаларында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның контракт системасында катнашуының актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган: «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә сатып алуларда коммерцияле булмаган оешмаларның катнашуы катлаулылыгы, хәзерге икътисадый шартларда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтүләрен тәэмин итүчеләр тарафыннан тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтү, шул исәптән авыручыларны һәм пенсионерларны карау, дәүләтнеке булмаган хезмәт күрсәтүчеләр системасын үстерү һ. б.
Түгәрәк өстәл барышында сәламләү сүзе һәм докладлар белән чыгыш ясыячаклар:
Түгәрәк өстәлнең модераторы - «Умай» Идел буе гаилә академиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Татьяна Леонтьева.