«Берләшмә» форумнары 2015 елдан башлап Россия Федерациясенең барлык федераль округларында Россия Федерациясе субъектларында коммерцияле булмаган секторны үстерү проблемаларын ачыклау һәм фикер алышу, шулай ук гражданлык активлыгының иң нәтиҗәле практикаларына ярдәм итү максатында үткәрелә. Бу җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында өч яклы диалог өчен ачык эш мәйданчыгы, ул социаль проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру сыйфатын күтәрү һәм секторара хезмәттәшлекне үстерү өчен булдырылган.
Хәзерге вакытта Казан шәһәрендәге «Берләшмә» форумына волонтерларны теркәү ачылды. Татарстанда мондый масштаблы проектның бер өлеше буласыгыз килсә, түбәндәге сылтама буенча узыгыз: https://dobro.ru/event/10206667#10278042.