ТР Иҗтимагый палатасында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның сатып алулар системасында катнашуының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2022 елның 26 июле, сишәмбе

29 июльдә 10: 00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында (Батурин ур., 7)  социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумы кысаларында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның контракт системасында катнашуының актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган: «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә сатып алуларда коммерцияле булмаган оешмаларның катнашуы катлаулылыгы, хәзерге икътисадый шартларда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтүләрен тәэмин итүчеләр тарафыннан тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтү, шул исәптән авыручыларны һәм пенсионерларны карау, дәүләтнеке булмаган хезмәт күрсәтүчеләр системасын үстерү һ. б.

Түгәрәк өстәл барышында сәламләү сүзе һәм докладлар белән чыгыш ясыячаклар:

  1. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева;
  2. Коммерцияле булмаган секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, Социаль мәгълүмат агентлыгы директоры Елена Тополева-Солдунова;
  3. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева;
  4. Ханты-Манси автономияле округы-Югра Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Ольга Сидорова;
  5. Антимонополия федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов;
  6. «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Владимир Аксенов;
  7. Татарстан Республикасы «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Адель Заһретдинов;
  8. «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге  башкарма директоры Ася Кислова;
  9. «Содействие» социаль ярдәм үзәгенең гамәлгә куючысы Полина Петрова
  10. Казан тернәкләндерү һәм абилитация үзәге директоры урынбасары, «Изумрудный город» тернәкләндерү үзәге директоры Наталья Клинцова;
  11. «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Никита Баталов.

Түгәрәк өстәлнең модераторы - «Умай» Идел буе гаилә академиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Татьяна Леонтьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International