Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен тапшыру комитеты 26 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва итү өчен документлар кабул итә.
Россия «Белем» җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе итеп Асия Тимирясова - В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры һәм ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары сайланды. Карар төбәк бүлекчәсенең гомуми җыелышында кабул ителде.
12 сентябрьдә Марат Ильясов рәислегендәге «МИН БУЛДЫРАЧАКМЫН» үзәге командасы Түбән Кама муниципаль район хастаханәсендә булды. Чөнки биредә Казан шәһәренең 7нче хастаханәсе, Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпитале һәм Н.И. Пирогов исемендәге үзәк белән беррәттән Марат Ильясовның авторлык тренажерлары урнашкан.
2023 елның 16 сентябрендә Татарстанның 18 нче гаиләләр фестивале «Гаиләнең мәдәни коды» узды. Республика гаиләләр фестивалендә 31 гаилә коллективы катнашты, алар жюри әгъзаларына үзләрен «Гаилә тарихлары», «Гаилә бәхете серләре» һ. б. кебек төрле мәйданчыкларда тәкъдим иттеләр.
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә уздырыла торган «Татар яшьләре көннәре» XXXIII Бөтенроссия форумы кысаларында «Хәситә: Татарстан легендалары» күчмә күргәзмәсе күрсәтелде.
2023 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү буенча Иҗтимагый палата комиссиясенең 8 нче утырышы узды, анда республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары катнашты.
13 сентябрьдә Казан шәһәре Мәскәү районының 99нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Советлар Союзы Герое Зоя Анатольевна Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Герой исеме белән мәктәпнең Хәрби дан музее аталган.
2023 елның 16 сентябрендә Казанның Урам паркында « Илкүләм кросс – 2023» узды. Илкүләм кросс – Россия Федерациясендә иң массакүләм спорт вакыйгасы, ул ел саен илебезнең барлык шәһәрләрендә миллионнан артык йөгерү сөючене берләштерә. Чараның төп максатлары – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Россия гражданнарын физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Яшьләрне патриотик тәрбияләү кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография буенча комиссиясе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом» Республиа хәрәкәте һәм Казан медицина көллияте студентларның «АЛГА» ирекле батальоны сугышчысы Наил Садреев белән очрашуын үткәрде.
ТР «Аталар Берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева, Раифа махсус уку-тәрбия учреждениесе балалары белән берлектә «Кот һәм пес» приютында булдылар.