Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән 2025 ел башында 291 нче полкның «Казан» батальоны сугышчылары балалар хатлары һәм Яңа ел эшләнмәләре белән посылкалар кабул итеп алдылар. Шулай ук гуманитар ярдәм — фронтның алгы сызыгында сугышчыларның тормышын саклап калырга һәм аларның көнкүрешен оештырырга ярдәм итә торган әйберләр китерелде.
«Фронтның алгы сызыгындагы якташларымның батырлыклары белән горурланам һәм әлеге яңа ел йөкләрен әзерләүдә һәм илтеп җиткерүдә катнашкан барлык оешмаларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бу Социаль һәм спорт проектлары дирекциясе, Татарстан Республикасының „Хезмәткә һәм оборонага әзер“ төбәк иҗтимагый оешмасы һәм безне фронт белән тыл арасында бәйләүче звено — „Время Героев“ президент программасының инициаторы, хәрби хәбәрче Дмитрий Макаренко», — поделилась с журналистом «Татар-информа» один из организаторов гуманитарной помощи, член Общественной палаты Республики Татарстан Ольга Павлова.
Ул балалар бүләкләре һәм хатларының МХО сугышчылары өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Балалар посылкаларын әзерләүдә „Экоелка — 2024“ яңа ел уенчыклары конкурсының җиңүчеләре катнашты. Балаларның, мәктәп укучыларының фронтовикларга хатлары һәм бүләкләре — иң кадерле бүләк. Фронтовиклар аларны күкрәк кесәсендә йөрәк турысында саклап, үзләре белән сугышка алып баралар. Эшләнмәләрне хәрби рюкзакка бөти кебек тагалар. Яңа ел балалар бүләкләре — авыр сугыш көннәрендә җылы өй атмосферасын тапшыру ысулы да ул.», — дип билгеләп үтте Ольга Павлова.